«Йөрәк тибешедәй шигъриятне беркем юкка чыгара алмый»: шигъри акция (0+)

20 март көнне, Бөтендөнья шигърият көне якынлашканда, 16 нчы санлы китапханә «Кесә шигырьләре» форматында «Йөрәк тибешедәй шигъриятне беркем юкка чыгара алмый» дигән шигъри акция оештырды. 

rbt
rbt
rbt
rbt
фото 5
фото 6

Көн дәвамында китапханә укучыларына танылган шагыйрьләр В. Брюсов, И.Бродский, С.Есенин, Ф.Тютчев, А. Фет, К. Бальмонт, М. Лермонтов, М. Цветаева,  А. Ахматова һ.б.ларның шигъри юлларын искә төшерергә һәм укырга тәкъдим ителде. Илһамланган укучылар бик теләп мәхәббәт, яз, табигать, туган йорт турында үзләренә таныш шигъри юлларны сөйләде. Шигърият безнең тормышны бизи, бәйрәм һәм шатлык тойгысы бүләк итә, әлеге гаҗәеп минутлар озакка сузылсын өчен, китапханә теләге булган һәркемгә кесә форматындагы шигъри юллар таратты.  
Без акциянең урамда да игътибарсыз калмавына инандык, һава торышына карамастан, микрорайонда яшәүчеләр зур кызыксыну белән акциягә кушылдылар һәм бүләккә шигырьләрне елмаеп кабул иттеләр. Шәһәрдәшләрнең китапханәгә тагын килергә һәм классик шагыйрьләр генә түгел, ә хәзерге заман язучыларының иҗаты белән дә якыннан танышырга теләк белдерүе бик куандыра. Берничә шигъри юлдан күпләрнең кәефе күтәрелгәндер һәм үзләре өчен матур шигърият дөньясы ачу теләге тугандыр дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: